Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмы үз эшен төгәлли

news_top_970_100
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмы үз эшен төгәлли
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда сайлау көнендә хәзер яшәү урыны буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү тәмамлана. 4 сентябрьгә кадәр һәр сайлаучы әлеге технологиядән файдалана ала: участокны сайлый һәм үзенә уңайлы урында тавыш бирә ала. «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча гаризаны федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша, күп функцияле үзәк офисларында, территория һәм участок сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин.

«Бүгенге көндә «Мобиль сайлаучы»дан 20 меңгә якын татарстанлы файдаланган, бу – тавыш бирүчеләр өчен электрон сервисларга ихтыяҗ булуын күрсәтә. Гаризаларның абсолют күпчелеге «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирелгән», – дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда «Мобиль сайлаучы» механизмын кулланып, Татарстан сайлаучылары республика чикләрендәге теләсә кайсы участокта тавыш бирә ала, тик сәяси партия өчен генә. Конкрет территория мәнфәгатьләрен яклаучы конкрет кандидат өчен үзең теркәлгән бер мандатлы округ чикләрендә генә тавыш бирергә мөмкин.

Татарстан чикләрендә булган уңайлы сайлау участогын Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Цифрлы сервислар» бүлегендә яки ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Сайлаучылар» бүлегендә, шулай ук федераль дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында «Сайлаулар» бүлегендә сайларга мөмкин.

Татарстан VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә була. Бердәм тавыш бирү көнендә республикада иртәнге 7 сәгатьтән 3000гә якын сайлау участогы ачылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100