Чаллыда яшәүче популяр игъланнар сайтында үз ире өчен няня эзләве турында белдерү урнаштырган. Бу хакта «НТВ 24» сайтында хәбәр ителә.
«Миллионерша, бьюти-остаз. 48 яшьлек иремне караучы эзлим. Эш көне атнасына 5 тапкыр, 8.00-20.00 сәгатьләрдә. Алга таба көннәр һәм сәгатьләр саны артырга мөмкин», – диелгән белдерү текстында.
Няня миллионер хатынның ире белән приставка уйнарга һәм хоккей карарга, төшке йокыны оештырырга, тәүлегенә 2 тапкыр пилмән бөгәргә һ.б. тиеш.
Бу вазифага кандидатның Михаил Круг һәм «Воровайки» җырларын, Вовочка турында анектдотлар, хоккей жаргонын һәм xBox уеннарын белүе зарур.
Миллионер ханым иренең нянясына 12 сәгатьлек эш көне өчен аена 100-150 мең сум түләргә вәгъдә итә.