2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда керемнәре 1 млрд сумнан артык булган 43 кеше исәпләнә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».
«Алар барысы да закон тарафыннан билгеләнгән вакытларда салым түли», – дигән Марат Сафиуллин.
Аның сүзләренчә, республикада миллиардерлар саны елдан-ел арта. Мәсәлән, Татарстанда 2024 елда – 39, ә 2023 елда 30 миллардер булган.