Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда микродулкынлы мичтә йомырка пешерергә маташкан баланың бите пешкән

Өйдә иннек ясарга җыенган кыз да имгәнгән.

news_top_970_100
Татарстанда микродулкынлы мичтә йомырка пешерергә маташкан баланың бите пешкән
https://pixabay.com

Республика балалар клиник хастаханәсе табибы Владимир Линьков балалар өчен куркыныч булган лайфхаклар турында сөйләгән. Бу турыда хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Табиб балаларны интернетта таралган төрле лайфхаклардан сакларга чакыра. Ул Татарстанда мәктәптә укучы малай интернеттан тапкан киңәш аркасында чак кына исән калуын әйтә. Бала микродулкынлы мичтә йомырка пешерергә маташа. Ул су кайната, йомырканы шунда сала һәм мичкә куя. Савытны мичтән алганда бер йомырка шартлый. Баланың бите, муены, күкрәгендәге тән тиресе пешә.

«Баланы безгә бу айда китерделәр. Ул әле дә хастаханәдә дәвалана. Безгә килгәндә аның бите шешкән, күзләре дә ачылмый иде. Хәзер шеше бетте инде, аңа табиблар ярдәм итә. Офтальмологлар белән бергә дәвалыйбыз», — ди Владимир Линьков.

Тагын бер бала өйдә иннек ясау белән эксперимент ясарга маташкан. Ул төрле матдәләрне кушып, пластик савытта болгаткан. Аннары савытны мичкә куйган. Бу очракта да шартлау була. Баланы хастаханәгә китерәләр, аңа җиңелчә зыян килгән. Табиблар ярдәм күрсәткәч, аны өенә кайтарып җибәргән.

Табиб әти-әниләрне сак булырга һәм балаларын контрольдә тотарга чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100