Татарстанда мич торбасы яныннан чыккан ут аркасында йорт янган
Янгын башланган вакытта өйдә кешеләр дә булган.

Югары Ослан районының Ключищи авылында янгын булган. Бу турыда «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.
Шаһитлар сүзләренчә, янгын мич торбасы турысыннан башланган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын чыккан вакытта өйдә кешеләр дә булган. Алар тиз генә урамга чыгып котылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиз арада килеп җиткән. Тик шулай да йортның икенче этажы тулысынча янып беткән, диелгән әлеге хәбәрдә.