news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «Mercedes-Benz» рулендә йокыга киткән йөртүчене хөкем иттеләр

news_top
Татарстанда «Mercedes-Benz» рулендә йокыга киткән йөртүчене хөкем иттеләр
Фото: ТР Прокуратурасы

Балык Бистәсе район суды Чаллыда яшәүче 60 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарды. Ул юлда йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле дип табылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 2024 елның 1 ноябрендә «Волга» М-7 трассасының 915 нче километрында була. Чаллы кешесе «Mercedes-Benz» йөк автомобиле белән идарә иткәндә йоклап китә һәм юл читенә чыга. Анда ул «Renault Arkana» автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә 2017 һәм 2024 елгы ике бала зыян күрә. Суд йөк машинасы йөртүчесенә 2 елга иреген чикләү карарын чыгарды һәм аны шул ук срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар