Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда медицина сыйфаты: Хастаханәләр, пациентларга мөнәсәбәт һәм дәвалау ничек үзгәрде

Стеналары ышкылып беткән хастаханәләрне, “ашыгыч ярдәм”не сәгатьләр буена көткән вакытларны хәтерлисездер әле. Хәзер без югары медицина технологияләренә һәм табибка электрон язылуга күнектек инде. 90нчы еллардан башлап, Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе ничек үзгәрде?

news_top_970_100
Татарстанда медицина сыйфаты: Хастаханәләр, пациентларга мөнәсәбәт һәм дәвалау ничек үзгәрде

“Егерме ел элек булган чордагы сәламәтлек саклау системасы совет мирасы буларак әле дә истә. Ул чакта бөтен шәһәргә нибары ике томограф, берничә УЗИ аппараты бар иде. Бүген бу җиһазлар инде стандарт санала. Теге заманнар белән чагыштырганда, диагностика мөмкинлекләре да артты. Яхшы якка үзгәрде. Төрле методикалар, шул исәптән чит илләрнеке дә кертелә. Препаратлар заманчарак”, - дип искә төшерде Казан федераль университеты медсанчасте табиб-терапевты Антон Гарин.

Табиб соңгы ике дистә ел эчендә хастаханәләр һәм җиһазлар гына түгел, медицина ярдәменең сыйфаты да үзгәрүен әйтте. Бу исә кешеләрнең уртача гомер озынлыгы артуга китерде.

Озаграк яшибез, сирәгрәк үләбез

Соңгы елларда Идел буе федераль округында туучылар саны, халыкның үлү күрсәткечләре һәм табигый артым буенча Татарстан беренче урында тора. Табигый артым 2017 ел нәтиҗәләре буенча 4,2 мең кеше тәшкил иткән.

Табиблар мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Татарстан кешесенең уртача гомер озынлыгы 74 яшь. 2000 нче елларда исә кешеләр уртача 68,5 яшькә кадәр генә яшәгән.

Россия Президенты Владимир Путинның сыйфатлы һәм һәркем куллана алырлык медицина хезмәтләре белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән стратегик инициативасы нәтиҗәсендә Татарстанда уртача гомер озынлыгы артты.

Республикада сәламәтлек саклауның өч баскычлы системасы төзелде һәм медицина учреждениеләренә глобаль модернизация үткәрү башланды. Бүген Татарстанда табиблар ярдәменең өч этабыннан торган төгәл система бар: үзәк район хастаханәләре – беренче баскыч, районара үзәкләр – икенче баскыч, югары технологияле үзәкләр – өченче баскыч. Республикада поликлиникалар яңа кагыйдәләр буенча эшли, профилактика медицинасы үсеше башланды.

Хастаханәләр кинодагы кебек

Татарстанда алты елда 2200 дән артык медицина учреждениесы төзелгән һәм модернизацияләнгән. Бу – хастаханәләр, поликлиникалар, фельдшер-акушерлык пунктлары. Соңгылары, сүз уңаеннан, республиканың йөздән артык кеше яши торган һәр торак пунктында да бар диярлек.

2016 елда Казанда Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенең яңа корпусы төзелде. Биредә яңа туган балалар реанимациясе бүлеге ачылды. Мондагы белгечләр Татарстандагы иң катлаулы очракларда бала таптыра. Ел саен клиникада 7,5 мең бала дөньяга килә, алар исәбендә 500 дән алып 1500 граммга кадәрле авырлыктагы бик кечкенә балалар да бар.

Казанда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүнең масштаблы проектларының берсе 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсен реорганизацияләү һәм яңарту булды. Биредә кабул итү-диагностика бүлеге, 12 катлы хирургия комплексы булдырылды, 100 урынга исәпләнгән балалар табу йорты һәм сабыйларның гомерен саклап калу өчен җиһазлар яңартылды.

Клиника, яки башкача, табиблар һәм пациентлар әйткәнчә, Ашыгыч медицина үзәге Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 госпитальләре исәбенә керде.

Татарстанның барлык эре медицина учреждениеләрендә, барлык үзәк район хастаханәләрендә шокка каршы, реанимация, универсаль операцион, диагностика һәм изоляция блоклары, кыска вакыт дәвамында өзлексез күзәтү өчен палаталар булдырылды.

2015 елда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (Казанда элеккеге 15 нче хастаханә) Республика клиник-онкология диспансерының диагностика бүлеге итеп үзгәртелде. Бу диагностиканы яхшыртырга, диагностика процедураларын көтеп тору вакытын 25 процентка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирде.

Былтыр апрель аенда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда яңартылган 5 нче номерлы хастаханәне ачты. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, әлеге бина чама белән 80 ел элек төзелгән. Шулай итеп, заманча җиһазлар алу һәм клиниканы капиталь ремонтлау өчен (аның мәйданы якынча 8 мең кв.м.) 791,79 млн сум акча бүлеп бирелде.

2016 елда Иннополиста олылар өчен амбулатор-медицина реабилитациясе бүлеге ачылды. Уникаль җиһазлар белән тәэмин ителгәнгә, бу үзәк Идел буе федераль округындагы иң алдынгы медицина учреждениесенә әверелде. Реабилитация үзәге өч юнәлештә – травмотология, кардиология һәм неврология профильләре буенча пациентларга хезмәт күрсәтә.

Авылларда һәм кечкенә шәһәрләрдә медицина

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы авылларда медицинага аеруча игътибар бирә. Медицина хезмәткәрләренә эш шартлары, пациентлар өчен кабул итү шартлары яхшырды, дип ышандыра белгечләр. 2012 елдан башлап Татарстанның 412 авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты булдырылды. 2013 елдан башлап, республикада биш модульле патологоанатомия бүлеге төзелде.

Соңгы биш елда районара кан тамырлары үзәге Казанда гына түгел, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Лениногорскида, Буада, Арчада һәм Мамадышта барлыкка килде.

Бүгенге көндә республикада тире аша беренчел коронар операция ясау өчен тәүлек әйләнәсе эшли торган җиде үзәк бар. Соңгы елларда коронографияләр саны 18 тапкыр артты, коронар стентирование соңгы биш елда дүрт тапкыр артты.

“Хәзерге вакытта кулланыла торган диагностика ысулларын егерме ел элек күз алдына да китереп булмый иде. Мәсәлән, инсультларны дәвалау буенча беренче кан тамырлары үзәге – гаҗәеп зур алга китеш. Татарстанда бик көчле онкокластер эшли. Башка илләрдән килеп, безнең эш схемасын өйрәнәләр. Элек барысын да бармаклар белән генә эшли идек бит. Мин УЗИ аппаратыннан башка диагноз куйган чакларны искә алам. УЗИ ул – ниндидер хыялдагы бер әйбер кебек иде. Сыйфат ягыннан зур алга китеш булды”, - дип сөйләде Антон Гарин.

Әлмәттә 3 нче поликлиника тулысынча модернизацияләнде. Биредә шәһәрдә яшәүче 44 мең кешегә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар. Беренчел онкокабинет, гастродуоденоскопия һәм фиброколоноскопия, маммография кабинетлары, нурлы диагностика бүлеге, тәүлек әйләнәсе эшли торган травмотология пункты булдырылды.

2017 елда  мәҗбүри медицина иминияте акчалары һәм 3,6 млрд сум бюджет акчасы хисабына югары технологияле медицина ярдәме  22 075 кешегә күрсәтелде.

Поликлиникалар турында

2017 ел азагына Татарстанда Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә барлыгы 75 поликлинка модернизацияләнде. Моннан тыш, объектлар заманча медицина җиһазлары, мебель, инвентарь белән тәэмин ителде.

Модернизацияләү программасы ике елга – 2017-2018 нче елларга планлаштырылган. Быел 122 поликлиниканы төзекләндерәчәкләр һәм җиһазларын яңартачаклар. Модернизацияләү программасына республика бюджетыннан 7,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

Бу еллар эчендә Казанда 21 нче шәһәр поликлиникасының яңа бинасы, Яр Чаллыда 2 нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Зәй үзәк район хастаханәсе поликлиникасы һәм стационары, Арча һәм Әтнә үзәк район хастаханәсе стационарлары, Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең балалар тудыру йорты ачылды.

2017 елда гына Татарстанның медицина учреждениеләре өчен 1,9 млрд сумлык медицина җиһазлары сатып алынган.

“Татарстан стандарты – дустанә поликлиника” проекты ярдәме белән, табибның кабул итү вакыты 10 минуттан 15 минутка кадәр озайтылды, кабул итүне көтеп торуның уртача вакыты, кизү торучы табибка тере чират хисабына, 10 минутка кадәр кыскарды. Поликлиникаларда чисталык стандартлары кертелде.


Балалар турында

Күптән түгел генә Казанда “Азино” балалар поликлиникасы ачылды. Ул Республика балалар клиник хастаханәсе составына керде. Сүз уңаеннан, соңгы 10 ел эчендә Азинода яшәүче балалар саны өч тапкырга артты һәм барысы 31 790 бала булды.

Яңа поликлиниканың гомуми смета бәясе 416 млн сум, шул исәптән 72 млн сумлык җиһазлар.

Татарстанда махсуслашкан травматология һәм ортопедия үзәге, “Ышаныч” медицина-социаль ярдәм үзәге барлыкка килде. Әлеге үзәк катлаулы тормышта яшәүче балаларга һәм гаиләләргә социаль-психологик һәм консультатив ярдәм күрсәтә торган учреждениеләрнең Россиядә беренчеләре рәтенә керде. Биредә 7328 бала ярдәм алды инде.

Медицина буенча “Формула-1”

2013 елда Казанда мотоцикллы “ашыгыч ярдәм” барлыкка килде. Биш ел эчендә проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте – ел саен җәйге чорда мотоцикллы ашыгыч ярдәм 500 чамасы чакыру кабул итә. Юл һәлакәте булган, җәмәгать урыннарына мотобригада барып җитү вакыты 2017 елда 6,2 минут тәшкил итте. Автомобильле “ашыгыч ярдәм” барып җитү өчен кимендә 10,3 минут вакыт кирәк.

Ашыгыч медицина ярдәме станцияләрендә машина йөртүчеләрне рейска кадәр тикшерү өчен “Телемедика” системасы эшли. Бу система ярдәмендә “ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүчеләр үзләренең кан басымын, йөрәк тибешен, игътибарлылыкны, сулап чыгарылган һавада алкоголь парлары дәрәҗәсен белеп тора. “Ашыгыч ярдәм” йөртүчеләрен, рейска чыгар алдыннан, психомоторика халәтенә дә тикшерәләр.

Сүз уңаеннан, соңгы елларда авыру кеше янына “ашыгыч ярдәм” килеп җитүнең уртача вакыты 30 минуттан 20 минутка кадәр кыскарды.

“Элек “ашыгыч ярдәм”дә эшләгәндә без һәрвакыт бу авыруны кайсы хастаханәгә илтәргә икән, дип уйлый идек. Ул чакта төрлесе төрле урында урнашкан иде бит. Хирургия – бер урында, гинекология – икенчесендә, терапия – өченчесендә, кардиология – дүртенчесендә, токсикология тагын әллә кайларда. Хәзер бездә күппрофильле стационарлар бар, проблема чишелде. Пациентны кирәкле хастаханәгә илтәләр һәм шунда ук ярдәм күрсәтәләр”, - дип сөйләде КФУ медсанчасте табиб-терапевты.

Татарстанда 2017 елның 1 июненнән башлап, гадәттән тыш хәл булган урынга “Ансат” вертолеты очып бара башлады. Ярты ел эчендә вертолет 86 очыш ясады, 75 пациент, шул исәптән 58 олы кеше, 17 бала эвакуацияләнде. Моннан тыш, R-44 һәм Ми-2 вертолетларында 90 тапкыр очыш ясалды.

Интернет – пациентның дусты

Татарстанда электрон сәламәтлек саклау программасы эшли башлады. Халыкның өчтән бер өлешеннән күбрәге – 35 проценты – даими рәвештә электрон хезмәт күрсәтү куллана. Республикада яшәүче һәркем кирәкле табибка үзенә уңайлы вакытта, өеннән чыкмыйча гына, языла ала.

2017 ел дәвамында табибка электрон язылулар саны 14 256 414 тән артты. Бу сан республика министрлыклары һәм ведомстволарына электрон язылуларның 70 процентын тәшкил итә. 2018 елның ике аенда әлеге сан 2 млн 519 меңгә җитте. Бу күрсәткеч былтыр шушы вакыттагы саннардан 300 меңгә артыграк.

Хәзер теләге булган һәр пациент дәүләт хезмәтләре порталындагы кире элемтәне файдалана ала. Порталда билгеле бер табибның, поликлиниканың, хастаханәнең эшчәнлеген бәяләү мөмкинлеге бар. 2017 ел йомгаклары буенча, медицина оешмаларының уртача бәяләмәсе мөмкин булган биш баллдан 4,7 балл тәшкил итте.

“Совет заманындагы медицина гомумән башка иде. Бүген ремонтлар бара, шартлар яхшырды. Элек бит иске клиникалар эшли иде. Хастаханәләрдә хәтта лифт та юк иде, пациентларны баскычлар буйлап носилкалар, урындыкларга салып, ташыдык. Бүгенге сәламәтлек саклау системасы – космоска чыкканда ясаган ачыш кебек яңарды. Элек һәм хәзер – абсолют ике төрле система”, - дип йомгаклады Антон Гарин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100