news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда махсус хәрби операциягә җибәрү өчен тагын 3 батальон төзелә

news_top
Татарстанда махсус хәрби операциягә җибәрү өчен тагын 3 батальон төзелә
"Алга", "Тимер" батальоннары телеграм-каналыннан

Татарстанда махсус хәрби операциягә җибәрү өчен тагын 3 батальон төзелә, дип хәбәр итә «ТНВ» каналы, Казан танк училищесына сылтама белән. Аларның икесе махсус профильле – берсе танк батальоны, ул һәлак булганнан соң Россия Герое исеме бирелгән Дамир Исламов исемендә булачак. Икенчесе – артиллерия батальоны, анысы Советлар Союзы герое Борис Кузнецов исемендә булачак. Өченче батальонның исеме хәбәр ителми. Алар барысы да Казан танк училищесында төзелгән һәм контрактниклардан тора.

Яңа батальоннар төзү идеясы былтыр ук туган, аларны Яңа елга кадәр үк төзергә тиеш булганнар, әмма нидер барып чыкмаган һәм идеяне җәйгә калдырганнар. Хәзер батальоннар Оренбург өлкәсендә полигонда, алар әле формалаштырып бетерелмәгән.

Татарстанда моңарчы профильле батальоннар төзелгәне юк иде. «Тимер» һәм «Алга» батальоннары гомуми – укчы юнәлешендәге берләшмәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар