Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда массакүләм чараларны тыйдылар

Фәрман дүшәмбедән үз көченә керә.

news_top_970_100
Татарстанда массакүләм чараларны тыйдылар

Дүшәмбедән, ягъни 28 февральдән Татарстанда массакүләм чаралар үткәрү тыела. Премьер-министр Алексей Песошин шул хактагы фәрманны имзалады.

Чикләү коронавирус таралу белән бәйле диелгән. Срогы билгеләнмәгән, фәрманнан аңлашылганча, ул эпидемиологик вәзгыять яхшыру турында башка фәрман кабул ителгәнче үз көчендә булачак.

Шушы ук фәрманда сәламәтлек саклау министрлыгына Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килүчеләргә коронавирустан тест үткәрү бурычы куела.

18 февральдә Татарстанда QR–кодлар юкка чыгарылды һәм кибетләргә төннәрен дә эшләү рөхсәт ителде. Хәзер балигъ булмаганнарга сәүдә йортларына үзләренә генә дә керергә ярый. Әмма битлек режимы кала - Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе әйтүенчә, Татарстанда калган чикләүләрне бетермәячәкләр, дип әйтте.

Статистикадан аңлашылганча, Татарстанда коронавирус кимүгә таба бара. 25 февральдә республикада 2545 кеше авыру йоктырган. 14 февральдә 3970 очрак иде. Әмма инде 2021 ел белән чагыштырганда, быел коронавирус белән авыручылар күбрәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100