news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда машинасы белән югалган ирне эзлиләр

Габделхәй Таһировка кемдер шалтыраткан һәм ул чыгып югалган.

news_top
Татарстанда машинасы белән югалган ирне эзлиләр
Инде өченче тәүлек буена 67 яшьлек Габделхәй Таһировны туганнары эзли. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Сакчы булып эшләүче Габделхәй Таһировның улы борчылып, «Челнинские известия» сайтына хәбәр иткән. 

6 июньдә кичке биш тирәсендә бу ир эштә булган чакта, аңа кемдер шалтыраткан. Сөйләшүдән соң, Таһиров бергә эшләүче кешегә «тиздән кайтам» дип әйтеп, чыгып киткән.

Таһиров көмешсу төстәге «Ниссан Альмера» (номер X683ЕН/116RUS) машинасына утырып китеп барган һәм шуннан соң телефон шалтыратуларына җавап бирми.

Үзе белән кара сумкасы, паспорты, машина йөртү таныклыгы булган.

Шуннан соң бу ирне һәм аның машинасын беркем дә күрмәгән. Улы Марсель полициягә мөрәҗәгать иткән.

Габделхәй Таһиров турында мәгълүматы булган кешеләрдән полициягә йә аның улы Марсель Таһировка 8-917-295-33-56 номерына шалтыратуларын сорыйлар.

Фотоны "Челнинские известия" сайтына Марсель Таһиров биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар