Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда машинада баручы 19 яшьлек кыз җәяүлене таптаган һәм кибеткә бәрелгән

Имгәнгән ир-атны хастаханәгә илткәннәр.

news_top_970_100
Татарстанда машинада баручы 19 яшьлек кыз җәяүлене таптаган һәм кибеткә бәрелгән
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе

19 июньдә Түбән Кама шәһәрендә машина белән идарә итүче кыз җәяүлене таптаган һәм «Чәчәкләр» кибетенә барып бәрелгән. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Авария Бакый Урманчы урамында «Олимп» сәүдә үзәге янында була. 

ЮХИДИ белешмәсе буенча, төш вакыты тирәсендә «ВАЗ-2114» машинасында баручы 19 яшьлек кыз тизлеген арттыра. Ул җәяүлеләр кичүе янында тротуардагы 29 яшьлек ир-атны бәреп китә. Аннары машина чәчәк сата торган кибет бинасына килеп керә.

Җәяүле ир-ат имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Табиблар беренче ярдәм күрсәткәч, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Машина йөртүченең сәламәтлеге турында хәбәр ителми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100