news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда машина йөртүчеләр өчен нинди яңа штраф барлыкка килде?

Татарстанда машина йөртүчеләр өчен нинди яңа штраф барлыкка килде?

news_top
Татарстанда машина йөртүчеләр өчен нинди яңа штраф барлыкка килде?
Татарстанда зур булмаган авария китереп чыгарып, юлда бөке хасил итүгә сәбәпче булган машина йөртүчеләрне штрафка тартачаклар. Татарстанның баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

«Инспекторларга мондый машина йөртүчеләрне, шул исәптән башкаларга комачаулык тудырганнары өчен дә штрафка тарту бурычы куелды. Кемдер үзенең игътибарсызлыгы аркасында юл һәлакәте китереп чыгарганы өчен без газап чигәргә тиеш түгел. Бәрдергәнсең икән – җавап та бир, безнең монда бернинди гаеп тә юк!» - ди ул.

«Шунлыктан мондый шоферларны штрафка тартачакбыз. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, зинһар өчен игътибарлырак булыгыз», - дип кисәтте Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар