news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Мамадыш – Кукмара юлының 1,5 км өлешен төзекләндерәләр

news_top

Татарстанның Кукмара районында Мамадыш – Кукмара автомобиль юлының озынлыгы 1,5 чакрым булган өлешен төзекләндерәләр. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Юлчылар асфальт-бетон катнашмасыннан юлның аскы катламын җәюне инде тәмамлады. Төп юлда вак ташлы-мастик асфальт-бетоннан өске катлам 8,5 мең квадрат метр мәйданда җәелде. Бу әлеге эш төре буенча планлаштырылган күләмнең 80 проценттан артыгын тәшкил итә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Эшчеләргә төп юлда өске катламны җәюне тәмамларга һәм юл кырыйларын 3,6 мең квадрат метр мәйданда вак таш белән ныгытырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар