news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда мәчет төзү таләпләре һәм гыйбадәт бүлмәсе оештыру турында нигезләмә расланды

news_top

«Татарстан Республикасында мәчетләрне төзү һәм төзекләндерүгә таләпләр һәм тәкъдимнәр турында Нигезләмә» һәм «Татарстан Республикасында намаз бүлмәләрен оештыру һәм алардан файдалану турында Нигезләмә» расланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Документлар РФ Конституциясе, «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Федераль канун, шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясе һәм кануннары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Уставы, шәригать тәртипләре һәм күпгасырлык татар-мөселман традицияләрен исәпкә алып эшләнгән.

«Татарстан Республикасында мәчетләрне төзү һәм төзекләндерүгә таләпләр һәм тәкъдимнәр турында Нигезләмә» Татарстан Диния Нәзарәте карамагындагы барлык мәчетләргә, шул исәптән төзелеп килүчеләренә дә кагыла.

Документны әзерләүдә һәм фикер алышуда Татарстан мөфтиятенең «ТР Вакыфы» фонды белгечләре, юристлар, шулай ук архитекторлар, хакимият органнары һәм төзелеш тармагы вәкилләре катнашты.

Нигезләмә Татарстанда мөселман гыйбадәт биналары архитектурасында татар милли үзенчәлекләрен саклау һәм татар халкында дини корылмалар төзүнең кабатланмас йөзен торгызу максатыннан эшләнгән. Документта мәчетләрнең тышкы кыяфәтендә һәм эчке бизәлешендә татар үзенчәлеген саклауга таләпләр, шулай ук проектлауның тәкъдим ителә торган нормалары һәм проект карарларын килештерү тәртибе билгеләнгән.

«Татарстан Республикасында намаз бүлмәләре оештыру һәм алардан файдалану турында Нигезләмә» намаз уку бүлмәләрен булдыру һәм алардан файдалануны җайга салу өчен эшләнгән. Документта намаз бүлмәләрен ясау һәм ачуны килештерү тәртибе, шулай ук аларны җиһазлау һәм эшчәнлеген оештыруга техник таләпләр бәян ителгән, аларны карап тоту, санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы үтәлеше өчен җаваплылык билгеләнгән.

Намаз бүлмәләре шәригать тәртипләре буенча намаз уку өчен генә эшләнә; җомга һәм бәйрәм намазларын үткәрү, шулай ук дини әдәбият саклау, тоту һәм тарату һ.б. рөхсәт ителми.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы тарафыннан ике Нигезләмә дә бертавыштан кабул ителде һәм үз көченә керде.

Документлар белән танышу өчен Нәзарәтнең «ТР Вакыфы» фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар