news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда мәктәп бәдрәфендә кеше үлгән

Фаҗига Теләче авылындагы урта мәктәптә булган.

news_top
Татарстанда мәктәп бәдрәфендә кеше үлгән

Татарстанда мәктәп бәдрәфендә 55 яшьлек слесарь һәлак булды, дип Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, Теләчедә мәктәп директоры ишегалды себерүчегә, завхозга һәм слесарьга иске бәдрәфне сүтәргә кушкан. Бу кешеләрнең берсе дә эш алдыннан әзерлек узмаган, махсус шәхси саклану чаралары булмаган, дип ассызыклана әлеге хәбәрдә.

Бәдрәфне сүткәндә, стена җимерелеп төшкән. Слесарь стена астында калган һәм җитди имгәнгән.

Табибларның тырышлыгына карамастан, бу кеше хастаханәдә җан биргән.

Җинаять эше кузгату буенча эш бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар