Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда мәхәббәт турында язган өчен билгеле татар шагыйрәсен ире яндырып үтерә язган

Балтачта ир үзенең хатынын шигырь чыгарган өчен бензин сибеп яндыра башлаган.

news_top_970_100
Татарстанда мәхәббәт турында язган өчен билгеле татар шагыйрәсен ире яндырып үтерә язган
"Татарстан24" телеканалы хәбәр иткәнчә, шигырь язучы бу хатынны тирә-яктагы кешеләр яхшы белә икән.

Ул татар телендә туган як, кешеләр турында язган. Мәхәббәт турындагы шигырен иренә күрсәткәч, ир ярсыган. Сөяркәсенә язган дип уйлап, хатынына ут төртергә керешкән.

Гараждан чиләк белән бензин алып кереп, креслода утырган хатын өстенә сипкән. Ул ут төртергә өлгергәнче, күрше бүлмәдән туганы кереп, ирне төртеп җибәргән. Бензин сеңгән кресло яна башлаган.

Утны сүндергәндә, бу ир үзе дә пешеп беткән.

Хәзерге вакытта ир сак астында, аңа карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100