news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда, мәетне яшерү өчен, йортка ут төрткәннәр

Коткаручылар ут эченә кереп, урамга ир-ат гәүдәсен алып чыккан.

news_top
Татарстанда, мәетне яшерү өчен, йортка ут төрткәннәр
16 июль төнендә Казандагы Отар бистәсендә, кеше үтергәнне яшерү өчен, йортка ут төрткәннәр. Бу турыда "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итте.

Янгын Приволжская урамында булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары ут эченә кереп, урамга ир-ат гәүдәсен алып чыкканнар. Аны тиз арада табибларга тапшырганнар. Тик бу кешенең инде күптән үлгән булуы ачыкланган.

Мәетне карагач, ир-атның үтерелгән булуын билгеләгәннәр. Җинаятьче эшен яшерү өчен, йортка ут төртеп яндырган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар