Бүген, 28 февральдә, Татарстанда төньяк-көнбатыш циклоны йогынтысында болытлы, карлы һәм шактый җылы һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Төбәктә болытлы һава торышы була. Республикада кар һәм җепшек кар фаразлана. Кайбер районнарда бозлавык була һәм иртән төнлә төшкән томан саклана. Көндезге сәгатьләрдә урыны белән буран (Казанда – җиңелчә) чыга.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил исәчәк. Ул тәүлекнең якты вакытында кайбер урыннарда (Казанан кала) секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Урыны белән шулай ук кар өемнәре дә булырга мөмкин.
Төнге -5..-10 градуслардан соң көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава 0..-5 градуска кадәр (Казанда – 0..-2 градуска кадәр) җылыначак.