news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарстанда Кыш» сайтына 950дән артык чара турында мәгълүмат урнаштырылган

news_top
«Татарстанда Кыш» сайтына 950дән артык чара турында мәгълүмат урнаштырылган
Фото: © Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

Татарстан шәһәрләрен үстерү институты карамагындагы «Татарстанда Кыш» проекты һәм «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны республикада мәдәни-ял итү программасының үзәк элементларына әверелде. Zima.tatar платформасына төбәктә ачык һавада оештырыла торган 950дән артык чара урнаштырылган. Проект башланганнан бирле сайтка 258 меңнән артык кулланучы кергән. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Аудиторияне анализлау проектның республикадан читкә чыгуын ачык күрсәтә – платформага илнең 74 төбәгеннән актив керүчеләр бар. Татарстаннан (31 процент) соң иң зур кызыксынуны Башкортстан Республикасы (10,5 процент), Самара өлкәсе (5,3 процент), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (5,2 процент), Удмуртия Республикасы (4 процент) һәм Ульяновск өлкәсе (3 процент) халкы күрсәтте», – дип сөйләгән ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.

«Күрше» фестивале 24 декабрьдә Казанда, Республика Чыршы бәйрәмендә ачылды. Чарада әлеге фестиваль турында 8 меңнән артык бала белде. Яңа ел тамашасының төп темасы игелекле күршелек һәм үзара ярдәмләшү кыйммәтләре булды.

Бүгенгә фестиваль кысаларында 72 вакыйга булган, аларга 35 меңнән артык кеше килгән. Проектны Татарстанның 32 районыннан 52 җиңүче тормышка ашыра. Сүз төп бәйгенең 49 инициативасы һәм халык тавыш бирүендәге 3 җиңүче турында бара.

Чаралар төрле форматта һәм төрле мәйданчыкларда: ишегалларында, паркларда һәм җәмәгать киңлекләрендә уза. «Күрше» фестивале Татарстан районнары дәрәҗәсендә локаль инициативаларга булышудан гыйбарәт. Кышкы сезонда гастроярминкәләр, урам спектакльләре, русча ишарәләр телендә экскурсияләр, тарихи квестлар үтә. Инициаторлар уйлавынча, нәтиҗәдә, халык үз ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә чаралар оештыруга җәлеп ителергә тиеш.

«Күрше» фестиваленең кышкы сезонында иң массакүләм вакыйгаларның берсе «Черек күл» паркында шугалак ачылу көнендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештырылган «БиЮ» проектының беренче кышкы кичәсе булды. Вакыйганың форматы яшүсмерләргә һәм яшьләргә юнәлдерелгән: шугалакта диджей-сетлар, артистлар чыгышы һәм өстәмә активлыклар узды. Чара кышкы бәйрәмнең заманча шәһәр форматы үрнәге булды, диделәр Татарстан шәһәрләрен үстерү институтында.

Яңа ел каникулларында «Күрше» фестиваленең иң билгеле вакыйгалары арасында, шулай ук, 5 гыйнварда Кукмарада узган «Кукмара итекләре» XI Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе дә бар. Чара бөтен Россиягә Кукмара киез итекләренең мәдәни брендын күрсәтте, анда 4,5 меңнән артык кунак булган. Кунаклар өчен халык һөнәрләре ярминкәсе, иҗат коллективлары чыгышы һәм бәйрәм программасы әзерләнгән иде.

Моннан тыш, 3 гыйнварда Болгарда «Болгар шәһәрендә ЗимаFest» фестивале кысаларында «Кышкы күңел ачулар» бәйрәме узды. Мәйданчыкта концерт чыгышлары, уен һәм спорт активлыклары, мастер-класслар, Яңа ел костюмнары бәйгесе һәм гастрономия программасы оештырылды. Бу вакыйга республиканың Спас районыннан 500 кешене һәм кунакларын берләштерде.

«Татарстанда Кыш» проектының иң популяр вакыйгалары арасында – «Әкият» курчак театры янында Яңа ел чыршысы һәм «Бияләй» ярминкәсе ачылышы булган, анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.

Болардан кала, 2-5 гыйнварда Бөгелмәдә «Тере шәһәр» театры гастрольләре булды. Алар «Кыш бабай төше» урам спектакле күрсәтте. Ә Чаллыда «Җиңел канатлар» урам театры иммерсив спектакль куйды. Автокала халкы «Поляр әкият» Яңа ел тамашасы карады, һәм анда кунаклар актерлар белән бергә бу вакыйганың катнашучысы да булды.

8 гыйнварда Казанның «Черек күл» паркында GALA Snow Fashion Show мода күрсәтү булды. Фигуристлар боз өстендә Эльдар Рязановның «Карнавальная ночь» фильмы стилендә мода күрсәтте. Коллекцияне «Стрела» спорт мәктәбенең фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча спорт мәктәбе укучылары һәм Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты студентлары тәкъдим итте.

Кышкы сезон дәвам итә, барлыгы 1500 чара, шул исәптән «Күрше» фестивале кысаларында 162 чара планлаштырылган. Тулы афишаны «Татарстанда Кыш» – zima.tatar сайтында карарга мөмкин, монда районны сайларга һәм булачак чаралар турында белергә була. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды кураторлыгында гамәлгә ашырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар