
Татарстан территориясендә кырау төшү ихтимал. Бу турыда Татарстан гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.
Синоптиклар белешмәсе буенча, 13 һәм 14 сентябрьдә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә температура -2 градуска кадәр, Казанның түбәнлектәге районнарында -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.