Татарстанда «Күрше» кышкы фестивале старт ала. Проект башлануы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
«Алдан әзерләнсәң, теләсә кайсы чара яхшы уза. Яңа ел — ул һәрвакыт бердәмлек, гаилә, күршеләр белән очрашу һәм үзара җылы, уңай эмоцияләр белән уртаклашу вакыты», — диде Ләйлә Фазлыева.
Иң актив катнашучылар өчен 40 миллион сумлык приз фонды булдырылган.
- Муниципаль учреждениеләр – 1 миллион сумга кадәр грант ала алачак;
- Юридик затлар һәм НКОлар – 900 мең сумга кадәр;
- Үзмәшгульләр – 500 мең сумга кадәр ярдәмгә дәгъва итә алачак.
Фестиваль чараларын тигез итеп бүлү өчен махсус вакыт интерваллары кертелгән:
- 20 декабрь – 11 гыйнвар,
- 20 гыйнвар – 10 февраль,
- 11 февраль – 28 февраль.
Өч чараны бер үк көнне уздыру тыела.
Шулай ук мәҗбүри таләпләр арасында — софинанслау һәм партнерлар җәлеп итү, кимендә 20% күләмендә. Грант суммасының 20 процентына кадәрен кышкы бизәү эшләренә тотарга мөмкин, әмма яктырту конструкцияләре бәйрәмнәрдән соң да кулланыла алырлык булырга тиеш.
Конкурс этаплары
- 20 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр – гаризалар кабул итү.
- 1-8 декабрьдә — халык тавыш бирүе;
- 20 декабрьдә — җиңүчеләр игълан ителә һәм фестиваль рәсми рәвештә башлана;
- 28 февраль 2026 ел – тәмамлану.