Татарстанда Күп функцияле гаилә үзәкләренә сиксәннән артык гаилә мөрәҗәгать иткән
2025 елның декабрендә Татарстанның Әлмәт шәһәрендә һәм Казанның Авиатөзелеш районында 2 Күп функцияле гаилә үзәге ачылды. Бу вакыт эчендә аларга Татарстанның 85 гаиләсе мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, Күп функцияле гаилә үзәкләрендә ата-аналар «бер тәрәзә» форматында социаль ярдәм һәм хезмәтләр турында мәгълүмат, шулай ук үз проблемаларын хәл итүдә индивидуаль ярдәм ала.
«Мөрәҗәгать итүчеләр арасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм баласына опека торгызырга теләгән гаиләләр; ата-аналарның алкоголь куллануы аркасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр бар. Безгә, оператив рәвештә социаль хезмәтләр яки нинди дә булса консультацияләр алу өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә мөрәҗәгать итә.
Һәм, әлбәттә, балалар һәм ата-аналар арасында мөнәсәбәтләре бозылган гаиләләр килә. Алар белән шунда ук психологлар һәм социаль педагоглар эшли, алар диагностика үткәрә һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге проблемаларны ачыклый, шуннан соң конфликтны чишү схемасын тәкъдим итә», – дип аңлатты ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.
Аның сүзләренчә, һәр очрак өчен индивидуаль программа эшләнә, һәм Күп функцияле гаилә үзәгенә йөрү саны турыдан-туры аңа бәйле – кемгәдер бер тапкыр килү дә җитә, ә кайбер гаиләләр белән эш даими рәвештә алып барылачак.
Искәртеп үтик, Күп функцияле гаилә үзәкләре үз эшчәнлекләрен «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында алып бара.