
Әлмәт районында күп балалы гаилә яши торган йортта янгын булган. Хәзер алар өйсез калган, баланың колак аппараты да янган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Фаҗига кич белән була. Хуҗабикә Ирина Гайнанова сүзләренчә, ут сарайдан чыккан, аннары өйгә күчкән. Гаилә документларын алып өйдә чыгып котылган.
«Күрше килеп җитте, «янасыз!» дип кычкырды. Башта ышанмадым», – ди ул.
Күршеләр утны трактор белән сүндерергә дә маташкан.
Өйдә 8, 14 һәм 16 яшьлек өч бала яши. Аларның берсенең сөйләм процессоры да янып беткән – бала аннан башка ишетми.
«Янгын сүндерүчеләр килде, су җитмәде – буадан алып килделәр», – ди Ирина.
Якынча версия буенча, янгын электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.