Татарстанда коточкыч авария: 3 яшьлек кыз үлә, 9 яшьлек малай һәм әтиләре авыр хәлдә

8 июньдә кич белән Югары Ослан районында Савино авылы янында М-7 трассасында коточкыч авария була. Биредә «Nissan Serena» минивэны зур тизлектә барган килеш алдагы «Ivecо» фурасына бәрелә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, «Nissan» пассажиры – бала – урында ук үлә, йөртүче ир-атны һәм бер баланы хастаханәгә алып китәләр.
Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, урынга Югары Ослан районы прокуроры вазифаларын башкаручы Алсу Данилова килгән.
Прокуратура әлеге фаҗига урыныннан видео күрсәтте.
Соңрак «Татар-информ» ачыклаганча, 34 яшьлек ир-ат машинада балалары белән бара, әниләре алар белән булмый. 3 яшьлек кыз урында ук үлә, 9 яшьлек уллары һәм әти кеше үзе бик авыр хәлдә, алар хастаханәдә, диелә.