news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: дүрт машина бәрелешкән

Бензовоз машинасы каршы як полосага чыгып, «Черри», «Рено», «Гранта» автомобильләрен бәрдергән.

news_top
Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: дүрт машина бәрелешкән

Татарстанда өч җиңел машина һәм бензовоз бәрелешкән. Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Бүген Казан-Оренбург юлының 299 нчы километрында бензовоз машинасын йөртүче тизлеген арттырган. Ул каршы як полосага чыккан һәм «Черри», «Рено», «Гранта» машиналарын бәрдергән.

«Черри» машинасын йөртүче урында һәлак булган. Тагын дүрт кешене хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар