news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: бәрелгәч, иномарка түбәсенә капланган, бер кеше үлгән

Машинада баручы Арча хатыны урында ук һәлак булган.

news_top
Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: бәрелгәч, иномарка түбәсенә капланган, бер кеше үлгән
Казан-Ульяновск юлында иномарка зур йөк машинасы белән бәрелешкән. Бу турыда 26 августта "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Киров өлкәсе номерлары куелган "Хэндэ Солярис" фурага бәрелгән. Урынга янгын сүндерүчеләр, ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар барган.

Бәрелешү шулкадәр көчле булган, иномарка түбәсенә капланган. Җиңел машинада Арчадан килүче 75 яшьлек хатын-кыз пассажир урында ук һәлак булган. Машина йөртүче һәм тагын бер пассажир аңсыз яткан. Алар бик җитди имгәнгән. Бу кешеләрне якындагы хастаханәгә озатканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар