news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч янгын: берничә торак янган,тугызын саклап калганнар

Өч яшьлек бала янгында һәлак булган.

news_top
Татарстанда коточкыч янгын: берничә торак янган,тугызын саклап калганнар
Түбән Карамалы авылында чегәннәр яши торган урында янгын чыккан. Берничә торак корылма янып беткән, тугызын саклап кала алаганнар. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Бүген көндезге дүртләр тирәсендә Түбән Карамалы шәһәр тибындагы бистәнең Овражный урамында янгын турында хәбәр килгән. Шаһитлар чегән гаиләләре яшәгән такта корылмалар януын әйткән.

Янгынны сүндергәндә, коткаручылар өч яшьлек малайның үле гәүдәсен табып алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Янгын сүндерүчеләрнең оператив эшләве нәтиҗәсендә 9 йорт коткарып калынган. Янган барлык корылмалар законсыз төзелгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар