news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч табылдык: паласка төрелгән ир-ат мәетен агач кисүчеләр күргән

Чокырда ятучы мәет паласка, юрганга һәм полиэтиленга төреп калдырылган булган.

news_top
Татарстанда коточкыч табылдык: паласка төрелгән ир-ат мәетен агач кисүчеләр күргән
Татарстанда 20 августта Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы тирәсендә урман кисүчеләр ир-ат скелеты тапкан. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авылдан 6 км ераклыкта М7 трассасы янында агач кисүче кешеләр чокырда яткан мәетне тапканнар. Мәет паласка, юрганга һәм полиэтиленга төреп калдырылган.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу ир-атны узган кыш үтергәннәр. Хәзерге вакытта аның җәсаден экспертизага озатканнар. Белгечләр бу кешенең ни сәбәпле һәм кайчан үлүен ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар