Татарстанда коточкыч фаҗига: йөк машинасы "Лада" йөртүчесен һәм пассажирын изгән
Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә йөк машинасы белән "Лада" җиңел машинасы катнашкан.
Көндез Әзи – Шонталы юлының 38нче чакрымында “Маз” йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына очып чыккан һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында йөк машинасы “Лада Калина” җиңел автомобиле өстенә ауган.
Һәлакәттә 27 яшьлек җиңел машина йөртүче һәм аның 51 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән, дип хәбәр итте "Татар-информ".