news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч авариядә машина двигателе өзелгән, йөртүче һәлак

Ике полосалы юлда "Пежо" җиңел машинасы белән "Тойота Хайлендер" джибы бәрелешкән.

news_top
Татарстанда коточкыч авариядә машина двигателе өзелгән, йөртүче һәлак
Татарстанда коточкыч авариядә машинаның двигателе өзелгән, йөртүче һәлак. Бу турыда "АльметьевскТВ" хәбәр итте.

Ике полосалы юлда "Пежо" җиңел машинасы белән "Тойота Хайлендер" джибы бәрелешкән.

Бәрелешү шулкадәр көчле булган, 57 яшьлек ир-ат утырган француз машинасының двигателе өзелгән, машина металл өеменә әверелгән. 35 яшьлек ир-ат идарә иткән джип юл кырыена төшеп киткән.

"Пежо" йөртүчесе урында ук һәлак булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Джип хуҗасы исә машинасында кысылып калган. Аңа коткаручылар ярдәм иткән һәм хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар