Татарстанда коткаручылар машинаның бензин багына кулы кысылып калган хатын-кызга ничек ярдәм иткәннәр?
Теләче районында коткаручылар бензин багында кулы кысылган ханымга булышкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
![Татарстанда коткаручылар машинаның бензин багына кулы кысылып калган хатын-кызга ничек ярдәм иткәннәр?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/7/12/1526e2df6c413400c9d9735a7bd69e1fb826a80c1ec16cebdb03e14da1bc.jpg)
Кичә көндез ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 хезмәтенә М7 трассасының 897 нче километрында Удмуртия Республикасы номерлары белән “Рено” машинасын йөртүче хатын-кызның кулы бензин багында кысылуы турында хәбәр килеп ирешә.
Чакырылган урынга Олы Нырсы авылыннан янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм 5 нче эзләү-коткару отряды вәкилләре килгән. Махсус гидравлик корал ярдәмендә алар хатын-кызның кулын чыгара. Ханым Котлы-Бүкәш авылының ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырыла.