Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коррупциягә каршы эшчәнлек начар булган министрлыклар һәм районнар – исемлек

news_top_970_100
Татарстанда коррупциягә каршы эшчәнлек начар булган министрлыклар һәм районнар – исемлек

Татарстанда коррупциягә каршы иң нык һәм иң аз көрәшкән министрлыкларны ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр итте.

Коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда иң нәтиҗәлесе дип, Җир һәм милек мәсьәләләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы, Тарифлар буенча дәүләт комитетлары, Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе табылган.

Ә начар эшләүчеләр дип, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты.

Коррупциягә каршы иң нәтиҗәле көрәшкән районнар – Чаллы, Яшел Үзән, Казан, Тәтеш, Лениногорск, Мөслим, Кама Тамагы. 

Коррупциягә каршы көрәшү начар барган районнар – Нурлат, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Биектау.

Рейтингны Икътисад министрлыгы төзегән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100