Татарстанда Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар
Яшел Үзән районының Олы Яке авылында Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу хәл елдан-ел кабатлана икән.
«Олы Якедә Корбан бәйрәменнән соң. Сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, читтән килеп, сарык асрый торган эшмәкәрләр эшедер», – дип яза социаль челтәр кулланучы.
Комментарийларда әйтелгәнчә, биредә эш машиналары күпләп тукталган булган. Алар да «бу хәл елдан-ел кабатлана», дип яза.
«Шулай ярыймы инде. Сукбай хайваннар приютына илтеп булыр иде», диләр.