Татарстанда контракт төзүчеләргә 2 миллион сум бирелә: тагын нинди түләүләр бар?
Татарстан махсус операциядә килешү буенча хезмәт итүчеләр өчен кабаттан Россиядә бер тапкыр бирелә торган иң югары түләүне билгеләде.
Килешү төзегәннән соң, хәрбигә бер тапкыр 2 миллионга кадәр акча түләнә. Республика хәрби хезмәткә алынучыны экипировка, медикаментлар һәм кирәк бар нәрсә белән дә тәэмин итә. Түләүләр һәм ташламалар турында – «Татар-информ» язмасында.
Килешү төзеп Татарстаннан киткән хәрбигә күпме түлиләр?
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне кабат арттыру турында карар кабул ителде. 2 сентябрьдән ул 2 миллион сум булачак. Бу – бөтен илдәге иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләгенә бәйле.
«Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватанны һәм илебезнең тыныч киләчәген саклыйсыз», – диде Рөстәм Миңнеханов хәрбиләр белән булган очрашуда.
Килешү буенча хезмәт итүчеләр алачак сумма түбәндәге түләүләрдән гыйбарәт:
- Татарстаннан – 1,3 млн сум;
- Россия Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум;
- Татарстан муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр.
Шуны да истә тотарга кирәк, махсус операция зонасында хәрбиләр ай саен 210 мең сум акча алып бара.
Бер тапкыр бирелә торган түләү Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә тиеш. Башка төбәк кешеләренә һәм чит ил гражданнарына юл өчен һәм теркәлү вакытында яшәүне дә түлиләр. Теркәлү 1 көннән дә артыкка сузылмый, чөнки Казанда узган елдан бирле килешү буенча хезмәткә ала торган «Батыр» үзәге эшли.
Анда теләгән һәркем документлар терки, медицина тикшеренүе уза, хезмәткә яраклылык категориясен белә ала һәм тиешле барлык ташлама, түләүләрне ала. Әлеге үзәктә болар барысы да 1 тәүлек дигәндә эшләнә. Чит ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә Россия гражданлыгы һәм ИНН алырга булышалар.
Стандарт югары хезмәт хакыннан тыш, дошман техникасын юк иткән өчен өстәмә түләүләр дә бар.
Махсус операциядә катнашучылар өчен өстәмә түләүләр
- Актив һөҗүм гамәлләренең һәр тәүлеге өчен – 8 мең;
- Штурм отрядлары составында узган һәр километр өчен – 50 мең;
- Бронемашинада актив һөҗүмнең һәр тәүлеге өчен – 10 мең;
- Вертолет юкка чыгарган өчен – 200 мең;
- HIMARS, «Точка-У» пуск җайланмаларын юкка чыгарган өчен – 300 мең;
- «Leopard», «Abrams», «Challenger» танкларын юкка чыгарган өчен – 500 мең;
- «Leopard», «Abrams», «Challenger» танкаларын, «HIMARS» пуск җайланмасын кулга төшергән өчен – 1 млн сум.
Татарстанда кемнәр килешү төзи ала
Россиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәүчеләр, шулай ук чит ил гражданнары Татарстанда килешү төзи ала. Аларга кирәк булган очракта законнар буенча ИНН һәм Россия гражданлыгы алырга да булышалар.
Хәрби хезмәт узу өчен таләпләр:
- 18 яшьтән өлкәнрәк булу (килешү буенча хезмәткә балигъ булганнан соң гына керешеп була);
- Сәламәтлекнең А, Б, В категориясе булырга тиеш (кеше иммунодефициты вирусына бәйле авырулар булмау);
Татарстаннан килешү буенча хәрби хезмәткә китүчеләрне, аларның теләкләрен исәпкә алып, иң яхшы обмундирование белән тәэмин итәләр.
Татарстанда килешү төзүченең хәрби частьне һәм белгечлекне сайлап алу мөмкинлеге бар. Килешү имзалаганнан соң, хәрбиләр шундук бер тапкыр бирелә торган түләүне, обмундирование, кирәкле әйберләрнең һәм медикаментларның тулы комплектын ала. Махсус операция зонасына китәр алдыннан хәрбиләр сугышчан әзерлек уза. Уку Татарстандагы һәм Самара өлкәсендәге махсус полигоннарда уза.
«Халкыбызны, Донбасстагы һәм Новороссиядәге халкыбызны якларга кирәк. Килешү буенча килгән һәм комплектлана торган хәрби хезмәткәрләр – бик кирәкле эш. Чыннан да авыр вакыт, илгә яңа геройлар кирәк», – диде хәзер Казанда ялда булган Россия Герое майор Айнур Сафиуллин.
Финанс ярдәменнән тыш, килешү буенча хезмәт итүчеләргә республика һәм федераль дәрәҗәдәге ташламалар да каралган. Хезмәткәрләре килешү төзегән оешмалар, аларның эш урыннарын саклап кала һәм хезмәт хакы түли. Килешү буенча хезмәт итүчеләр хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы ала.
Хәрбиләрнең гаиләсен хакимиятләр үз опекасына ала. Махсус операция зонасында булган Татарстан хәрбиләре кирәкле бар нәрсә белән дә тәэмин ителә. Атна саен республикадан алгы сафка гуманитар конвойлар җибәрелә, алар хәрбиләргә азык-төлек, якыннарыннан хатлар, транспорт, маскировка челтәрләре, рацияләр һәм башка кирәк-яраклар алып бара.
Хәрбиләрнең гаиләләре өчен социаль ташламалар һәм гарантияләр
- Балаларга белем бирүгә ташламалар (балалар бакчасында чиратсыз урын, балалар бакчасында, мәктәптә бушлай туклану, озайтылган көн группасына бушлай йөрү, колледжда бушлай уку һәм башкалар)
- Балаларны укыту өчен югары уку йортларында бюджет урыннары (яраланган һәм һәлак булган хәрбиләрнең балалар сынау имтиханнары тапшырмый гына керә ала)
- Транспортта бушлай йөрү (әлеге ташлама 8-18 яшьлекләргә җәмәгать транспортының барлык төрендә: трамвай, троллейбус, автобус, метрода йөрү өчен тәкъдим ителә)
- Балалар өчен лагерьләрдә бушлай ял итү
- Яңа туган балаларга бүләкләр (яңа туган балалары булган барлык гаиләләргә бүләк комплектлары)
- Ялга юлламалар (7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә елына бер тапкыр үз бәясенә дәвалану юлламалары бирелә)
- Бушлай юридик ярдәм (хокукый консультация, гаризалар һәм башка хокукый документлар тутыру). Тулырак Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы сайтында белешергә була.
Татарстанда «Батыр» дип аталган махсус карта бирелә, ул балалар бакчасы, бакчадагы барлык түгәрәкләр, туклану өчен түләүләрне каплый. Укучылар мәктәптәге барлык түгәрәкләргә, озайтылган көн төркеменә йөри ала, алар өчен бушлай туклану һәм спорт секцияләре каралган. Шулай ук 1 олы кеше белән балалар театр һәм музейларга да бушлай йөри ала.
Хәрбиләр өчен социаль ташламалар һәм гарантияләр
- «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусы (тиешле ташламалар, шул исәптән акчалата тәэмин итүгә айлык түләү)
- Хәрби пенсия (20 ел хезмәт иткәннән соң хәрби пенсия теркәү хокукы)
- Гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү (федераль бюджет хисабына гомерне һәм сәламәтлекне бушлай иминиятләштерү)
- Медицина оешмаларында дәвалану (бушлай тикшеренү, тернәкләндерү һәм санаторий-курорт дәвалавы; гаилә әгъзалары өчен юллама бәясенең 50 проценты күләмендә ташлама)
- Бушлай психологик ярдәм (тәүлек әйләнәсе (843) 277-00-00 телефоны аша, Казанда «Ышаныч» үзәге бүлекчәләренә килеп ярдәм алырга була)
- Милек арендасын түләүне кичектерү (мобилизация срогына һәм өстәмә 90 көн, дәвалану очрагы булганда срок арттырыла)
- Түләнә торган ял (ярты елга бер тапкыр 2 атналык түләнә торган ял, шулай ук ел саен өстәмә 15 көн ял)
- Тупланма-ипотека системасы (3 ел хезмәт иткәннән соң, тупланма-ипотека системасы аша Россия Оборона министрлыгы хисабына торак алу мөмкинлеге)
- Кредит һәм салым каникуллары (кредит каникуллары срогы хезмәт срогына тәңгәл һәм хезмәт тәмамланганнан соң өстәмә 30 көн)
- Урта махсус һәм югары уку йортларында бушлай белем алу мөмкинлеге
Яраланган өчен һәр хәрбигә, яралану авырлыгы дәрәҗәсенә карап, бер тапкыр 3 миллион сумга кадәр акча түләнә. Хәрби һәлак булган очракта, аның гаиләсенә 12 млн сумга кадәр бирелә.
Түләүләр һәм ташламалар турында «Батыр» Үзәге сайтының «Үзебезнекеләрне кайгырту» бүлегендә белергә була.
Россия Кораллы көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры аша белеп була. Шулай ук Килешү буенча хәрби хезмәткә алу пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан шәһәре, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, телефоны: (843) 221-44-52. Шулай ук 8 800 222 59 00 номерына яки кол-үзәкнең төбәкара 117 номерына мөрәҗәгать итәргә була.