news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көннәр җылыначак: һава температурасы +11 градуска кадәр күтәрелә

news_top

Бүген, 5 октябрьдә, Татарстанда һава температурасының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Көндез явым-төшемнәр туктый.

Төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге 16 метрга кадәр җитәчәк. Казанда җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Кышкы салкын төннән соң Татарстанда көндез һава температурасы +6..+11 градуска кадәр күтәрелә. Республика башкаласында термометрлар +8..+11 градус күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар