Татарстанда комлыкта ял итә торган кешеләр янына вертолет төшкән - видео
Ял итүче кешеләр гаҗәпкә калып, вертолетны видеога төшереп тора.
Кичә Лаеш районында елга буена комлыкка вертолет төшеп туктаган. Бу вакытта биредә ял итүче кешеләр дә булган.
Әлеге вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә чыкты.
Вертолет комлыкка төшеп туктый. Бераздан ул кире очып китеп бара. Шаһитлар бу хәлне телефонга төшереп тора.
«Менә шулай — нәкъ ял итүчеләр янына комлыкка вертолет төште», — дип гаҗәпләнә видео төшерүче ир-ат.