news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коляскадагы инвалидны 20 килограмм наркотик белән тотканнар

news_top

4 декабрьдә М7 трассасында 32 яшьлек Н.Иван идарә иткән «Хонда-Джейд» машинасын туктаталар. Йөртүче полиция хезмәткәрләренә Түбән Новгородтан Иркутск өлкәсенә кайтып килүен әйткән. Хокук сакчылары машинаны карарга уйлый, икенче һәм өченче утыргычлар арасында билгесез порошок салынган зур пакет тапкач, аптырап калалар.

Иван – коляскада хәрәкәтләнә торган инвалид.

«База» Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, бу порошок мефедрон булып чыга, пакетта 20 килограмм наркотик була. Аеруча зур күләмдә наркотик җитештерү, сату буенча җинаять эшләре ачарга җыеналар. Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 5нче бүлеге буенча мондый җинаять өчен хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар