news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коляскадагы бала елгага төшеп киткән

news_top

Зөя шәһәрендә коляскасы белән бергә елга төшеп киткән баланы шаһитлар коткарган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Коляска суга төшеп киткәнен күргәч, якындагы ир-атлар ярдәмгә ташланган. Алар куркуга калган баланы судан алып чыккан.

Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.

Хәзер Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе баланы коткарган ир-атны эзли. Хәбәр итү өчен телефоннар: (843) 292 71 63 – эш вакытында, яки (843) 288 46 46 – тәүлек әйләнәсе.

Соңрак ачыкланганча, Мәскәүдән килгән ир белән хатынның коляскадагы баласы ялгыш суга төшеп китә. Бу вакытта әти белән әни фотога төшә, колясканы караучысыз калдыралар.

Сабыйны автобус йөртүчесе, музей сакчысы, билгесез ир-ат һәм баланың атасы коткара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар