news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көллиятләргә керүне гадиләштерү экспериментын хупладылар

news_top
Татарстанда көллиятләргә керүне гадиләштерү экспериментын хупладылар
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Дәүләт Думасы беренче укылышта көллиятләргә керүне гадиләштерү тәҗрибәсен киңәйтүне хуплады. Хәзер 9 нчы сыйныф укучыларына 2 генә фәннән имтихан тапшырырга мөмкинлек бирә торган махсус тәртип 12 төбәктә гамәлдә була. Эксперимент 2029 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Дәүләт Думасының конкурентлыкны яклау комитеты әгъзасы, гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе әгъзасы Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, закон проекты урта һөнәри белемнең абруен арттырырга тиеш.

Аның сүзләренчә, инициатива төп тармаклардагы яшь кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк.

Метшин шулай ук реформаның социаль аспектына игътибар итте. Йомгаклау аттестациясен тапшыра алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары бушлай эшче һөнәрләр үзләштерә алачак. Төбәкләр мондый белгечлекләр исемлеген үзләре билгеләячәк. Студентлар исә параллель рәвештә имтиханнарны яңадан тапшыруга әзерләнә алачак.

Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова ассызыклаганча, 2 фәннән мәҗбүри имтихан белән укырга керергә мөмкинлек бирә торган гадиләштерелгән схема көллияткә керүчеләр өчен куркынычларны киметә. Шул ук вакытта бу система мәктәптә укуны дәвам итәргә теләүчеләр өчен 10 нчы сыйныфка юлны да япмый.

Ларионова билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2026 елның 1 мартына кадәр норматив база әзерләнергә һәм бюджет урыннары бүленергә тиеш. Бу һәр чыгарылыш укучысына бушлай һөнәр алу мөмкинлеген гарантияләү өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар