news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көймәдә эшләгәндә югалган егетне өч көн эзлиләр

news_top

Татарстанның Тукай һәм Менделеевск районнарында сулыкта югалган егетне эзлиләр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Данила Прокофьев 29 апрельдә суднода эшләгән чакта югала. Ул 2001 елда туган. Бу турыда «Лиза Алерт» волонтерлары хәбәр итте.

«29 апрельдә эшләгән чакта баржадан суга егылып төште», диелә эзләү игъланында.

Буе 185 см, нормаль гәүдәле, соры күзле. Данила зәңгәр куртка, зәңгәр комбинезон кигән.

Биредә яшәүчеләрне авыллар тирәсендә яр буйларын карап чыгарга сорыйлар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар