Бүген, 23 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда алар көчле булырга мөмкин. Аерым урыннарда яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Казанда исә синоптиклар кыска вакытлы яңгыр һәм яшен фаразлый.
Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исә торган җил тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, яшен вакытында ул кыска вакытка секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +15...+20 градус булачак. Көндез республикада һава +26...+31 градуска кадәр җылыначак, Казанда +27...+29 градус көтелә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда эссе һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Июльнең өченче декадасында республикада уртача һава температурасы климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак.