Кичә Аксубай районында көчле җил ике йортның, шулай ук биш хуҗалык корылмасының түбәсен өлешчә куптарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җиткән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, көчле җил аркасында Татарстанда 12 агач (Казанда - өч, Чистай районында – биш, Аксубай районында – өч, Арча районында – бер) ауган.
Шул сәбәпле, Татарстанның Лениногорск, Чистай, Әлмәт, шулай ук Биектау районнарындагы кайбер йортларда ут беткән – 1 079 йорт утсыз калган. Чистай районындагы «Ровесник» һәм «Солнышко» балалар лагерьларында да ут беткән.
Хәзерге вакытта электр белән тәэмин итү торгызылган.