news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда климатик яз 20 марттан соң булачак

news_top
Татарстанда климатик яз 20 марттан соң булачак
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда климатик яз 20 марттан соң тулысынча урнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.

«Уртача тәүлеклек температура 0 градустан югары булырга тиеш», – дигән белгеч. Нәкъ менә шушы күрсәткеч климатик язны фаразлауда төп фактор булып тора.

Кар һәм боз катламы эрүен дә исәпкә алган фенологик яз соңрак башланачак. Кечкенә һәм зур елгаларда боз кузгалу апрель уртасыннан иртәрәк булмаячак, дигән Ильин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар