news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кисәк суытачак, көчле җил һәм бозлавык көтелә

news_top
Татарстанда кисәк суытачак, көчле җил һәм бозлавык көтелә
Фото: © "Татар-информ"

16 ноябрьдә Татарстанда һава торышы начарланачак, кисәк суыту, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу турыда синоптикларга сылтама белән https://kazanfirst.ru яза.

Төнлә һәм иртән карлы яңгыр, аннары кар явар, дип көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, күз күреме 1 км дан кимрәк була.

Температура -5 градуска кадәр төшә, җил тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитә. Бу – шәһәр агымында җиңел машина тизлеге, диелә хәбәрдә.

Юлларда бозлавык, урыны белән бик көчле бозлавык, шулай ук кар боткасы барлыкка килүе ихтимал.

Төшкә таба һава торышы бераз яхшыра, явым-төшем бетә, температура нульгә кадәр күтәрелә, бозлавык саклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар