Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстанда кино төшерүчеләргә сорау: кешегә күрсәтмәгәч, сез ни өчен кино төшерәсез?»

news_top_970_100
«Татарстанда кино төшерүчеләргә сорау: кешегә күрсәтмәгәч, сез ни өчен кино төшерәсез?»
Владимир Васильев

«Кинодөнья» телеграм каналын алып баручы Raffy татар фильмнарына бәйле үзенең фикерләрен җиткерә. Бик актуаль бу темага фикерләрне «Интертат» укучыларына да җиткерәбез.

«Казан» журналының тулысынча татар киносына багышланган яңа саны чыкты. Журналда «Күктаудан алып Микулайга кадәр» («От Куктау до Микулая») дип аталган, иң яхшы татар фильмнарына күзәтү ясаган мәкалә бар. 2003 елдан алып төзелгән исемлектә – 20 фильм. Болар – 20 ел эчендә Татарстанда төшерелгән, һәркемгә билгеле фильмнар. Аларның күбесе безнең каналда бар. Фильм төшерелеп, берничә ел үткәннән соң гына аларны карап була.

Эш шунда ки: Татарстанда фильмнар чыкканнан соң, төрле кинофестивальләрдә катнаша башлый, һәм гади тамашачы аларны 5-10 елдан соң гына, фильм барлык кинофестивальләрдә катнашып бетергәч кенә күрә ала. Кинофестиваль кагыйдәләре буенча, фильм фестиваль тәмамланганчы прокатка чыгарга тиеш түгел.

Татарстанда кино төшерүчеләргә сорау бирәсе килә: сез фильмнарыгызны ни өчен төшерәсез? Әгәр дә тамашачы сезнең киноларны карый алмый икән, ни өчен төшерәсез сез ул фильмнарыгызны? «Байгал» фильмы 2018 елда төшерелгән. Аны кем дә булса караганы бармы? Кайда ул кино?

«Мишка» фильмы 2021 елгы. Мин аның турында «Казан» журналыннан укымаган булсам, берни дә белмәс идем. Кайда ул фильм? «Без – 41нче ел балалары» (2021 ел), «Тарлан» (2021 ел)... кайда алар?

«Тарлан» фильмы турында берничә ай элек бер язылучым сораган иде. Мин аңа аңлаттым: фильм мөмкин булган һәм мөмкин булмаган бөтен кинофестивальләрдә катнашып бетермичә, без аны күрмәячәкбез. Ул миңа ышанмады. Шул хакта бәхәсләштек. Иренмәдем, фильмның кинофестивальдә катнашуын хәбәр итә торган яңалыкларга сылтама җибәрдем. Ул барыбер әлеге фильмны якын арада күрергә өметләнде. 1-2 ай узгандыр, мин бу хакта оныткан идем инде, ул миңа Татарстанның Мәдәният министрлыгы җавабын җибәрә. Анда, «Татаркино» 2024 елда «Тарлан» фильмын киң кулланылышта күрсәтү буенча эш алып бара, дип әйтелә. Кеше бу фильмны шулкадәр күрергә тели, өметсезлектән, хәтта ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Күрәсең, фильмнарны киң кулланылышка чыгару – «Татаркино» өчен авыр эш. Министрлык җавап биргәннән соң 2 ай узса да, фильм әлегә кадәр кулланылышта юк.

Минем татарларның мантыйгын аңлыйсым килә. Без бу хакта гаиләдә дә бәхәсләшәбез. Күрәсең, безнең фильмнар кинофестивальләрдә үсеш өчен катнаша, диләр. Биредә бөтен Татарстан киносының үсеше күздә тотыла. Ә кино һәм кинофестивальләр арасындагы бәйләнеш кайда? «Дәүләт, күрәсең, фильм кинофестивальләрдә урын алса, акча бүлеп бирә». Ә урын алмаса? Шулай итеп, фильм һәр елны 10 ел дәвамында кинофестивальләрдә катнашачакмы? Кешеләр еллар буе кино көтә, ә алар кинофестивальләрдә катнаша. Сезгә үсеш өчен акча кирәкме?! Сез казахларның ничек эшләгәннәрен карагыз. Фильм төшерәләр дә прокатта акча эшлиләр, аннары аны «Ютуб»ка куеп, анда да акча эшлиләр, чөнки аларның фильмнарында – миллионлаган караулар. Мондый уйның башыгызга килгәне булмадымы? Әллә шөһрәт ярату моны эшләргә комачаулыймы? Авторитет, дан, бүләкләр... сезнең өчен гади тамашачыдан мөһимрәк. Икейөзлеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100