Дүшәмбе, 27 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, сизелерлек явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 4-9 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә һава температурасы +3…+8°, көнбатыш районнарда +13° көндез +19…+24° була. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Сишәмбе, 29 сентябрьдә һава торышы бозыла: аязучан-болытлы һава була, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан 3-8 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2…+7°, көнбатыш районнарда +11, көндез +15…+20°, көнчыгыш районнарда +23° градус була.