news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кибет янында торган машина тәрәзәсенә атканнар - фото

Хуҗа кеше машинасын парковкада калдырып, кибеткә кереп киткән булган.

news_top
Татарстанда кибет янында торган машина тәрәзәсенә атканнар - фото
Түбән Камада парковкада торган машина тәрәзәсенә атып киткәннәр. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

Вакыйга 22 августта Химиклар проспектындагы "Рамус" кибете янында булган. Хуҗа кеше кибеткә кереп киткәч, кемдер алгы ишек тәрәзәсен ватып киткән. Хуҗа бу турыда социаль челтәрләрдә язган.

Хуҗа фикеренчә, машина янына беркем дә килмәгән. Ул кемдер ерактан торып кына, пыялага аткан, дип фаразлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар