Татарстанда кибет басарга кергән кыз ишеккә кысылып калган
Иртән-иртүк өч кыз супермаркет басарга маташкан.
Түбән Камадагы бер супермаркетка төнлә карак кызлар һөҗүм иткән. Өч яшь кыз кибет басарга уйлаган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.
Кибет сигнализациясе 4 сәг 32 минутта эшли башлаган. Сак хезмәте оешмасы экипажы ике минут эчендә бу урынга килеп җиткән.
«Дельта» сак оешмасы матбугат сәркатибе Сергей Ермолаев вакыйга турында НТР телеканалына сөйләгән. Урынга килеп җиткән экипаж хезмәткәрләре супермаркет ишеген каерып маташкан ике кызны күреп ала.
Супермаркет янына полиция хезмәткәрләре дә килгән.