news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кешене сөзеп үтергән үгез хуҗасын ни көтә?

Узган көздә Биектауда бер хатынны үгез сөзеп үтергән иде.

news_top
Татарстанда кешене сөзеп үтергән үгез хуҗасын ни көтә?

Үгез бу хатынның бакчасына кергән һәм ул хайванны куып чыгармакчы булган. Тик хайван пенсионер хатынга ташланган һәм аны таптап имгәткән.

Ике атна буена табиблар хатынның гомерен саклап калырга тырышса да, ул вафат булган. Фаҗига китереп чыгарган үгезнең 53 яшьлек хуҗасы исә үз гаебен танымый.

Суд хуҗаның хайваннарны асрау кагыйдәләрен үтәмәгән икәнен исбатлады. Үгез хуҗасын ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар