news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил мобилизацияләнгән 200 ирне гаиләсенә кайтарган

news_top
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил мобилизацияләнгән 200 ирне гаиләсенә кайтарган

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил – омбудсмен Сәрия Сабурская «хәрби сафка өлешчә яраклы» дип табылганнарны («ограниченно годный», категория «В») тылдагы подразделениеләрдә калдырырга тәкъдим итә. Бу тәкъдимен ул федераль омбудсмен Татьяна Москальковага юллаган һәм Оборона министрлыгына җиткерүен сораган, дип яза «Челнинские известия».

Сабурская әйтүенчә, өлешчә мобилизация игълан ителгәч, вәкиллек аппараты башлыча мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә ярдәм юнәлешендә эшли башлаган. Татарстан Юстиция министрлыгы оештырган мәгълүмати-консультация төркеме эшчәлегендә дә катнашканнар. Барлыгы 4300 кеше мөрәҗәгать иткән. «Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәме белән 200 күп балалы ата өенә кайтты», – дигән Сабурская.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар